Балтач районы десантчылары истәлекле Стелла ачты

Десант гаскәрләренең 90 еллык юбилее уңаеннан Балтач районы десантчылары Иске Балтач авылында парашютның металл конструкциясеннән Стелла урнаштырдылар.

600 килограмм авырлыктагы парашютның металл конструкциясеннән Стелланы урнаштыру эшләре бер айга якын  дәвам  иткән. Аны булдыру һәм урнаштыру идеясе  узган ел ВДВ көнен бәйрәм иткән вакытта туган. Десантчыларны район советын җитәкләгән Фәрит Галимов белдерүенчә, уйланылган проектны тормышка ашыруга десантчыларның хәрби туганлыгының иң актив вәкилләре акча җыйганнар.

Стелла урнаштыру эшләре башланганчы, күбебез бер-беребезне белми дә иде. Хәзер бу безне тагын да көчлерәк берләштерде. Десантчылар исеменнән Стелланы төзүдәярдәм күрсәткән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевка, Марат Хәйруллинга, Радик Салиховка, шулай ук Ильяс Вәлиевка, Илназ Әхмәтовка һәм Стелла төзүдә катнашкан барлык кешеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Барлык десантчыларга сәламәтлек һәм озын гомер, гаиләләрендә бәхет, рух ныклыгы һәм тыныч күк йөзе телим. Әйдәгез, киләчәктә дә туган районыбыз хакына бергәләп хезмәт итик!—дип өндәде Фәрит Фәнил улы тантанада катнашучы дусларын.

Стелланы ачу тантанасында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушв катнашты.

—Сез һәр дәвердә үрнәк булдыгыз. Сезнең белән район халкы хаклы горурлана. Балаларыбыз да сезнең үрнәктә тәрбияләнсен. Барыгызга да саулык, гаилә бәхете, тыныч аяз күк йөзе телим,— диде Илгиз Әхвәс улы һәм Стелланы төзүдә катнашкан, ярдәм күрсәткән балтачлыларга район Хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Чарада катнашкан иң өлкән десантчы Рифгат Даутов, десантчы Радик Салихов тәбрикләп чыгыш ясады.

Балтач десантчылары хәйрия эшләреннән дә читтә калмый. Югары Карыш авылындагы балалар һәм үсмерләр приютына теннис өстәле бүләк иттеләр. Приют мөдире Ләйсән Бәдриева зур бүләкне сөенеп кабул итте һәм үсеп килүче буын вәкилләрен десантчылар үрнәгендә илгә, туган җирләренә лаеклы кешеләр итеп тәрбияләргә сүз бирде.

Илгиз Субушев һәм Фәрит Галимов ал тамсманы кискәннән соң, Стелла янында күмәк фотога төшү оештырылды.

Бу көнге чаралар битлекләрдә һәм социаль дистанцияне саклап үтәлде.

Балтач районының иң яшь һәм иң өлкән десантчылары — Иске Балтач авылыннан 21 яшьлек Руслан Фәизов һәм Көмьязы авылыннан 71 яшьлек Рифгат Даутов.

2018-2019 елларда Ростовтагы Дон шәһәрендә урнашкан аерым билгеләнештәге 21нче бүлекчәдә хезмәт иткән, 3 тапкыр парашюттан сикергән Руслан Фәизов бүген Магнитогорский тарафларына вахта ысулы белән йөреп эшли.

Рифгат Шәрифулла улы элиталы гаскәрләрдә 1969-1970нче елларда Үзбәкстан Республикасының Черчик шәһәрендә хезмәт  иткән, 50 тапкыр парашюттан сикергән.

 

(Тулырак язма белән “Балтач таңнары” гәзите биләрендә танышырсыз)

Автор фотолары