Балтачлыларны БР Дәүләт Җыелышы—Корылтай депутаты Корбан бәйрәме белән котлады

31 Июль, 2020 - 12:00

Балтачлыларга Башкортстан Республикасы  Дәүләт Җыелышы—Корылтай депутаты Шамил Шәрипов Корбан бәйрәме уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.

Хөрмәтле  балтачлылар!Сезне барлык мөселманнар өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе-Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Бу көн рухи кыйммәтләрне, бер-береңә хөрмәт һәм дуслыкны, якыннар турында кайгыртуны һәм тынычлык сөюне ныгытуга юнәлдерелгән.

Чын күңелдән Һәр йортта җылылык , шатлык, тынычлык һәм татулык хөкем сөрүен   телим. Туган районыгыз һәм  Башкортостан Республикасы  хакына  барлык игелекле эшләрегездә уңышлар телим!