Мәнәгәздә һәйкәл булачак

30 Июль, 2020 - 12:00

Мәнәгәз авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларына һәйкәл кую эше җәелдерелде.

Бу максат "Реаль эшләр" программасыына ярашлы тормышка ашырыла.

«Бердәм Россия» партиясеннән «Реаль эшләр»программасы буенча Манагаз авылы үзәгендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелиск төзү эшләренә тотындылар.  Әлеге вакытта  обелискның нигезе корыла.

Тушкыр авыл җирлегенең Манагаз авылыннан Бөек Ватан сугышына  80 кеше чакырылган. Шуларның 44е һәлак  яу кырларында ятып калган.