Сәйтәк авыл җирлегендә контейнер мәйданчыклары булдыру өстендә эш дәвам итә

29 Июль, 2020 - 12:00

Сәйтәк авыл җирлегендә каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен контейнер мәйданчыклары булдыру буенча эшләр дәвам итә.

Сәйтәк авыл   җирлеге территориясендә "2020--2025 елларга авыл территорияләрен   комплекслы ўстерү" федераль программасы уңышлы тормышка ашырыла.

Әлеге вакытта шушы программаны  урында тормышка   ашыру юнәлешендә  авылларда  каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен контейнер мәйданчыклары булдыру буенча эшләр дәвам итә.

Сәйтәк авыл   җирлеге территориясендә  көнкүреш калдыкларын җыю өчен тугыз мәйданчык булдыру карала.  Әлеге вакытта 9 мәйданчыкның 2се урнаштырылган да инде. Эшләрне Г. Муллахмәтов  индивидуаль предприятиесе эшчеләре  башкара. Барлык эшләр дә  билгеләнгән сметага ярашлы алып барыла, дип язган авыл җирлеге Хакимияте башлыгы Эльза Фаюршина үзенең  Инстаграмында.