Иске Балтачта, Чечен сугышында һәлак булган Роберт Хәйруллин истәлегенә, мини-футбол турниры узды

30 Июль, 2020 - 12:00

29 июль көнне Иске Балтачта Чечен сугышында һәлак булган Роберт Хәйруллин истәлегенә мини-футбол ярышлары оештырылды.

29 июль көнне “Яшьлек” физкультура савыктыру комплексы футбол мәйданчыгы гөр килеп торды.   Биредә   Роберт Хәйруллин   традицион рәвештә футбол турниры оештырдылар.  Чечен сугышында һәлак булган Роберт Рәвил улы Хәйруллинны  дуслары, сыйныфташлары  онытмый.  Быел, үз тарихында  ундүртенче  тапкыр оештырылган ярышлар мини-футбол форматында узды.

Турнирда  «Танып», «Ромашки», «Вымпел»  командалары яшь  футболчылары  катнашты. Яшьләрдә ватанпәрвәрлек рухын күтәрү  максаты белән дә оештырыла бу бәйге.   Роберт Хәйруллин— алар өчен батырлык үрнәге.  Һәлак булганнан соң, ул  Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

—  Быелгы турнирга  Уфа шәһәренең “Урал” футбол командасы  уенчысы  Айдар Низамов,  Шулай ук Нефтеюганск  кунагы, Русия суперлигасы уенчысы,  Сәйтәк авылыннан Руслан исемле  егет кушылуы  яшь  футболчыларга дәрт өстәде,-- ди “Танып” хоккей клубы җитәкчесе Алмаз Абдуллин, уеннарның  оешкан төстә узуын билгеләп. Финалда мәйданга “Танып” һәм “Ромашки” командалары футболчылары чыкты.

Нәтиҗәдә, “Ромашки” төркеме футболчылары көчлерәк һәм җитезрәк булып чыкты.  Исәп 7.  Беренчелек аларда. “Танып” командасы икенче урында.   Ә “Вымпел” футболчылары өченче урынны яулады.

Традицион рәвештә, турнир иң яхшы уенчыларны да билгеләнде.