Сәйтәк авыл биләмәсендә контейнер мәйданчыклары урнаштырыла

Сәйтәк авыл советы авыл җирлеге территориясендә "2020-2025 елларга авыл территорияләрен дәүләт комплекслы үстерү" федераль программасы буенча каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен контейнер мәйданчыклары урнаштыру буенча эшлер дәвам итә.

Әлеге вакытта 9 мәйданчыкның 2се урнаштырылган.

—Эшләрне шәхси эшкуар Галтәф Муллахмәтов техникасы һәм хезмәткәрләре башкара. Барлык эшләр дә чыгымнар сметасына ярашлы башкарыла, — ди Сәйтәк авыл биләмәсе башлыгы Эльза Фаюршина.