28 июль—Русь чукындырылган көн

28 Июль, 2020 - 18:00

Балтачлылар беләсезме, Киев кенәзе Владимир 988 елның бу көнендә чукындыруны кабул иткән.

28 июль-- «Хәрби дан көннәре һәм Русиянең истәлекле даталары турында «Федераль законның 11 статьясына үзгәреш кертү хакында»2010 елның 31 маендагы Федераль закон белән билгеләнгән истәлекле дата. Бәйрәм Русьны чукындыручы   Владимир кенәзен искә алу көненә туры китерелгән. Киев кенәзе Владимир 988 елда чукындыруны кабул иткән. Шуннан соң ул барлык рус шәһәрләрендә  потка табыну калдыкларын  юк итәргә боера, киевлыларны, соңрак дәүләтнең калган кешеләрен чукындыруны оештыра. 996 елда Киевта Константинополь патриархатына буйсынган рус Митрополиясе оештырыла, ә илнең башка шәһәрләрендә епископ кафедралары урнаштырыла. Русьтә беренче чиркәүләр төзелә башлый.

Беренче тапкыр дәүләт дәрәҗәсендә Русьне чукындыруны бәйрәм итү 1888 елның 15 июлендә, вакыйганың 900 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Бөтен ил буенча тантаналы чиркәү хезмәтләре, хач йөрешләре, бәйрәм җыелышлары һәм халык күңел ачулары уза.

СССРда зур фәнни һәм чиркәү чаралары 1988 елда гына, чукындырылуның 1000 еллыгы уңаеннан үткәрелә.

“Баулы-Информ”.