Балтач районында «Трактор» профилактик операциясе үтә

Бу көннәрдә Балтач районы территориясендә Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, Балтач районы муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе белән берлектә, «Трактор»профилактик операциясе үткәрәләр.

Ведомство хезмәткәрләре теркәү кагыйдәләренең үтәлешен, техник карау, дәүләт билгеләре һәм тракторларга, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарына идарә итүгә рөхсәт, идарә итүгә хокукларның (тракторчы – машинист таныклыклары) булу-булмавын тикшерәләр.

Инстаграм