Сәйтәк авылында күпер ремонтлана

Сәйтәк авылында М. Гәрәев урамында урнашкан күперне реконструкцияләү һәм ремонтлау эшләре башланды.

Бу күпер узган гасырның 70нче елларында урнаштырылган булган. Ул авылның Октябрь, Салават урамнарын тоташтыра.

Ремонт эшен чикләнгән җаваплылыктагы “Агропродукт” җәмгыяте уңганнары һәм техникасы катнашлыгында башкарыла.

Сәйтәк авыл биләмәсе башлыгы Эльза Фаюршина белдерүенчә, бу күперне төзекләндерү күп проблемаларны артта калдырачак.

Инстаграм