Көн тәртибендә каралган мәсьәләнең берсе — Балтач сулыкларында кеше үлеме очракларына юл куймау

COVID-19 яңа коронавирус йогышы таралуны кисәтү буенча Балтач район Хакимияте каршындагы оператив штабның чираттагы утырышында су объектларында куркынычсызлык мәсьәләсе дә карап үтелде.  

Күп очракта, кешеләр, кагыйдәләрне үтәмәү һәм үзләре юл куйган хаталар  аркасында суга батып һәлак булалар. Бу уңайдан район күләмендә тиешле чаралар күрелә. Аерым алганда, махсус административ комиссия эшли, район сулыклары, кешеләрнең ял итү урыннары буенча рейдлар үткәрелә. Район халкын суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында даими кисәтеп торалар.

 Мәгълүматлар район Хакимиятенең социаль челтәрләрдәге битеннән алынды

Фото: https://go.mail.ru/search