Балтачлылар, «Неовайз»ны күрдегезме әле?

10 Июль, 2020 - 12:01

Балтачлылар, «Неовайз» кометасын күрәсегез килсә, бу көннәрдә кояш чыкканчы сәгать ярым алдан, яки кояш баеганнан соң  80 минут узгач,   күкнең төньягына карагыз.

Кометаны  гади күз белән күрү  бик сирәк була торган хәл.  Кеше гомерендә  мондый хәл уртача  дүрт тапкыр гына  кабатлана.   Җиһанда "экзотик" кометалар да бар. Алар  Җиргә тагын да сирәгрәк якынлаша.

Күптән түгел ачылган  «Неовайз» кометасы  (NEOWISE C/2020 F3) әле «Бөек» түгел, әмма астрономияне  яратучыларга ул үзен күрсәтә..

«Неовайз» кометасын   бу көннәрдә кояш чыкканчы сәгать ярым алдан, яки кояш баеганнан соң  80 минут узгач  күкнең төньягында күрергә мөмкин.

22 июльдә комета Җирдән 103 миллион километр ераклыкта булачак.