Күркәм гаиләләр-ил күрке

Бүген, Бөтенуссия Гаилә , мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Сәйтәк авылыннан Гөлсем Заһир кызы һәм Данис Бохари улы Вәлиевлар гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Данис Бохари улы  белән Гөлсем Заһир кызының бергә матур гомер кичерүләренә  38 ел, алар ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Аларның барлык озын һәм лаеклы хезмәт биографиясе туган районы белән бәйле.

Иске Балтач авылыннан 60 ел бергә гомер иткән Рая Мәүләви кызы һәм Хатиб Лотфулла улы Солтановлар, 50 ел бергә яшәгән Асия Миңнехамат кызы һәм Рауль Фәйзхан улы Фәйзхановлар, Флүрә Хәмәт кызы һәм Муллаян  Исламгали улы Миңнегалиевлар, Сәйтәк авылыннан Сания Даүли кызы һәм Борис Кави улы Абзаловлар, Тушкыр авылыннан Гөлзия Хәбибҗан кызы һәм Өлфәт Кыям улы  Вәлиевлар, Иштирәк авылыннан Миңнефаүзия Хаҗиулла кызы һәм Рәүфәт Такыйулла улы Гарифуллиннар гаиләләре аерым ихтирамга лаек. Юбилярларга Башкортстан Республикасы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алар, Балтач районының күп кенә гаиләләре кебек үк, гомер буе бергә, яшь буын өчен бик җитди үрнәк булып яшиләр. Тантаналы чарада шушы көннәрдә законды никахларын теркәү  турында гариза биргән яшь парлар да катнашты. Муниципаль район Хакимияте башлыгы Илгиз субушев гаиләләргә рәхмәт сүзләре җиткереп,  бәйрәм белән котлады: "Нәкъ гаилә дигән изге төшенчө  тормышыбызны мәгънә белән тулыландыра, терек һәм таяныч булып тора. Ныклы һәм бәхетле никахны саклау-туганнарның һәм якыннарының язмышлары һәм иминлеге өчен зур җаваплылык кына түгел, ә көндәлек хезмәт тә. Бу искиткеч бәйрәмдә районыбызның һәр гаиләсенә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, җылы мөнәсәбәт, тынычлыкта, аңлашып, аңлашып яшәүләрен телим. Аерым рәхмәт сүзләре озак еллар дәвамында яшьләргә үрнәк булып яшәгән һәм күп балалы гаиләләргә. Сезнең куңел юмартлыгыгыз, ата-аналар хезмете, сабырлыгыгыз һәм кайгыртучанлыгыгыз соклануга лаек!".

Чыганак