Каргалы авылында шундый матур йорт бар!

Балтач авылы авылларында яшәүче халык матурлыкны, төзеклекне, яңалыкны үз итә.

Шушы көннәрдә Каргалы авылына юлыбыз төшкәч, биредә яшәүче Мәрьям һәм Фиргать Шакировлар йорты яныннан тукталмый узып китә алмадык.

Йортларына гына түгел, урамнарына, авылларына авылча матурлык, үзенчәлек өстәп утырган бу йортта уңган, матурлыкка гашыйк кешеләр яшәгәнлеге ерактан ук күренеп тора.

Капка алдыннан күзләрне камаштырырлык аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырган клумба, композицияләр   жъцбжщььь Фә

Алар икесе дә матурлыкка гашыйк, бакча тутырып чәчкә-гөлләр үстерәләр. Шакировлар йорты яныннан үткәндә сокланмый мөмкин түгел, өй тирәсен елдан-ел төзекләндерә баралар, биредә гөл-чәчәкләрнең ниндие генә үсми! Алар көзгә кадәр бакчага, ишегалларына ямь биреп утыра. Бакча түрендә – үрмәләп үсә торган розалар патшалыгы. Төрледән-төрле петунияләре, лилияләре чәчәктә утыра. Төсләреннән күзләр камаша. Мондагы матурлык, гүзәллеккә сокланып туя алмаслык. Зур тырышлык һәм уңганлык нәтиҗәсе бу.

Автор фотолары