Кизгәнбаш авылыннан хезмәт ветераны Зөфәр Фәйрушин вафат булды...

Районның ветераннар корпусы, киң җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Туксан өченче яшендә хезмәт ветераны Зөфәр Дәүләт улы Фәйрушин каты авырудан вафат булды.

Зөфәр Дәүләт улы 1928 елның 2нче февралендә  Кизгәнбаш авылында туа.

Авылдагы, Тозлыкуштагы мәктәпләрдә белем ала, 1968 елда Йоматау авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.

Гомерен туган авылында төпләнеп, колхозда җаваплы вазифаларда үткәрә Зөфәр Дәүләт улы. Ильич исемендәге колхозның парторешма секретаре, колхозның профком рәисе, баш икътисадчы, бригадир сыйфатында хезмәт сала.

1990 елда “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була, Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен Бөек Җиңүнең юбилей мадальләре белән бүләкләнә.

Тормыш иптәше Хөннә Тимергали кызы белән Зөфәр Дәүләт улы үрт бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары республикада һәм аннан читтә төпләнеп, барысы да дәрәҗәле урыннарда эшләп, илгә игелекле хезмәт күрсәтеп хаклы ялга чыккан кешеләр.

Тормышны, туган җирен, кереләрне яраткан яхшы кеше Зөфәр Дәүләт улы Фәйрушин турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Вәлиев Р.М., Субушев И.Ә., Акберов Р.Ф., Хәбипов Ф.Ә., Рәхимов Ф.Г., Хәмитов Ә.Ә., Әхмәдуллин Ш.М.,  Хәметова Л.К., Шәймөхәмәтов И.Ә., Сәрвәртдинов Г.К., Фәтхуллин Г.Ф.