Каргалы, Тучыбай авыллары урамнары төзекләндерелде

Авылларда яшәүче халыкны әлегә кадәр иң борчыган проблема юлсызлык, язгы-көзге чорда урамнарның йөри алмаслык хәлгә төшеп изелүенә бәйле иде. Тучыбай авыл биләмәсендә соңгы елларда бу проблемага аерым игътибар бүленә башлады.

Районны ике өлешкә бүлеп аккан Йөгерек Танып елгасының икенче ягында урнашкан төбәктә юллар торышы күптән өлгергән мәсьәләләрнең берсе булуын истә тотып, авыл биләмәсе башлыгы Җәлил Гафуров урамнарны төзекләндерү бурычын алга куйды. Узган елда “Башкиравтодор” җәмгыяте уңганнары көче белән Тучыбай авылының Колхоз урамының 880 метр арасы канау ярып, урындагы карьердан ком түшәп ныгытылган иде.

Агымдагы елда да бу эш дәвам итте. Каргалы авылының Фрунзе һәм өлешләтә Үзәк, мәктәп урамнарына (600 метр арага) шулай ук ком түшәлде, бер урынга торба салынды. “Агропродукт” җәмгыяте Югары Кансөяр авылының Мәктәп урамына (450 метр арага) вак таш. Ком түшәп ныгыткан.

Тучыбай авылы халкы да быелгы җәйне озак хәтерләрендә саклар. Ниһаять, 1,7 километр озынлыктагы Колхоз урамының ике ягына канаулар ярылды, урам полотносы Иске Каргалы авылына чыга торган өлешне кертеп күтәртелеп, унике торба салынды, ак таш һәм ком түшәлеп, урам йөрерлек хәлгә китерелде.

Бу эшне районның чикләнгән җаваплылыктагы “Ремстройсервис” җәмгыяте эшчәннәре башкарган.

—Эш башында 75 КамАз автомашинасы ак таш Иске Янбай авылы карьерыннан уитерелде. Вил Шафиков җитәкчелек иткән җәмгыять эшчәннәре башкарган эш барышын мастер Рифат Хафизов контрольдә тотты. Юллар, урамнар торышын яхшыртуга алдагы елларда да игътибар бүленәчәк, — ди авыл биләмәсе башлыгы Җәлил Гафуров.

Газим Талипов һәм Җәлил Гафуров фотолары  

Тулырак язма белән "Балтач таңнары" гәзите битләрендә тынышырсыз