Җиде балтачлы илнең Кораллы Көчләре сафларын тулыландырачак

1 июль иртәсендә, Иске Балтач авылы хәрби комиссариаты янында шау - шу күзәтелде. Биредә яшьләре җиткән бер төркем егетләрне хәрби хезмәткә озату тантанасы үтте.

Балтач районының 7 егете Ватаныбыз алдындагы изге бурычын үтәргә юлланды. Аларны изге сәфәргә озатырга ата-аналары, якыннары, туганнары һәм дуслары килгән иде.

—Хәрби хезмәт — кичәге малайлар өчен кырыс мәктәп. Армия физик яктан чыныктырып кына калмый, ә егетләрнең мораль рухын да ныгыта, чын ир-атлар дуслыгының кадерен аңларга ярдәм итә. Безнең призывниклар үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәрләр һәм якташларын сынатмаслар дип ышанам! Балаларга бер елдан соң өйгә сау-сәламәт, өлгергән ир-егетләр булып кайтуларын телик, — дигән изге теләкләрен җиткергән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев үзенең социаль челтәрләрдәге битендә.