Иске Ямурзада юл ремонтлана

29 Июнь, 2020 - 18:00

Иске Ямурза авылында юл ремонты эшләре җәелдерелде.

Иске  Ямурза авылында  бу көннәрдә  юл  ремонтлау эшләре бара. Эш  тулы куәтенә бара.

Подрядчы - "Башальянсстрой" җәмгыяте эшчеләре  юл өслеген тигезләп вак таш түшәү белән шөгыльләнә.  Бу хакта Сәйтәк авыл җирлеге хмкимияте башлыгы Эльза Фаюршина үзенең инстаграмында уртаклашкан, подрядчы шема хезмәткәрләренә, район Хакимияте бпашлыгы Илгиз Субушлевка, максатларны тормышка ашырырга ярдәм  күрсәткәннәре өчен,  авылдашлары исеменнән рәхмәт белдергән.

Ремонт авылның Үзәк урамында бара. Юлның бу участогы авылара әһәмиятендәге объект. Чөнки ул  Нөркә авылын олы юл белән тоташтыра.