Бердәм мәктәп формасының бәясен атадылар

Республикада бердәм мәктәп формасы кертү буенча сынау проекты 2024 елга кадәр озайтыла.

Башкортстан Җиңел сәнәгать ассоциациясе һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты балаларның яшен, теләген, техник таләпләрне исәпкә алып, кызлар һәм малайлар өчен мәктәп формасы коллекциясен булдырды. Мондый форманың тулы комплект бәясе 4 мең сумнан артмый. Бу хакта 25 июньдә онлайн-режимда узган чираттагы “Мәгариф сәгате” вакытында хәбәр ителде.

Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин сүзләренә караганда, күпчелек мәктәпләр теге яки бу дәрәҗәдә мәктәп формасы кабул иткән инде. Аерым муниципалитетлар чикләрендә унификацияләнгән форма кертү мисаллары бар.

Төбәкнең Җиңел сәнәгать ассоциациясе рәисе Зөлфирә Газизова сүзләренә караганда, ассоциация вәкилләре районнарга чыга, халыкка форма үрнәкләрен күрсәтә.

“Бу бик четерекле тема, — дип белдерде Радий Хәбиров. — Әти-әниләргә басым ясарга ярамый. Бу мәктәп формасының сыйфатлы һәм матур булуын аңлатырга, эстетик моментларны сөйләп күрсәтергә кирәк. Идея бик яхшы, мин аны хуплыйм. Әйдәгез, экспериментны 2024 елга кадәр озайтыйк, аның барышы турында хәбәр итәрсез, аннары карарбыз”.

Билгеле булуынча, 1 сентябрьдән Башкортстанның Әбҗәлил, Благовар, Федоровка һәм Яңавыл районнарында 1-5нче сыйныф укучылары бердәм мәктәп формасын киеп йөриячәк. Әлеге муниципалитетларда сынау проекты сыйфатында бердәм үрнәктәге мәктәп формасын кертә башлыйлар.

Фото: Минобразования РБ

Чыганак