“Балтач таңнары” гәзитенә язылган өч абунәче бүләкле булды

“Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында “Атна саен бүләк” уены бәвам итә. Чираттагы тиражда янә өч балтачлыга бәхет елмайды.

Алар арасында редакцион подписка рәсмиләштергән кеше дә, гәзиткә еллыкка язылган кеше дә бар. Бер җиңүчебез яртыеллыкка язылган.

Кемнәр соң алар?

Иске Балтач авылыннан Индира Хәмитова (редакцион подписка), Түбән Кансөярдән гәзитебезгә еллыкка язылган һәм квитанция күчермәсен беренче кеше булып редакциягә китергән Камил Солтанов. Өченче бүләк иясе — “Сельэнерго” акционерлар җәмгыятендә эшләүче Ильяс Нуриев. Аларга бүләккә төрле пыяла һәм фарфор савытлар (җыелмалар) төште.

Уенда катнашкан җиңүчеләрне котлыйбыз һәм документлары белән (паспорт, ИНН) редакциядә көтеп калабыз.

Уен дәвам итә, дуслар!