Башкортстанда давыл торак йортларның һәм район хастаханәсенең түбәләрен җимергән

Шушы көннәрдә республикада күтәрелгән көчле җил Татарстан белән чиктәш Ярмәкәй районына зыян салган. БР буенча РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «Вести»га хәбәр иткәнчә, давыл Ярмәкәкәй авылындагы 5 шәхси торак йортның түбәсенә өлешчә яки тулысынча зыян салган.

Кыр һәм Болын урамнарында хуҗалыклар зыян күргән. Йортларда 11 кеше яши, зыян күрүчеләр юк.

Моннан тыш, үзәк хастаханәнең 4 катлы терапия корпусының түбәсе зыян күргән.

Бу хәл хастаханә эшчәнлегенә йогынты ясамаган.

https://gtrk.tv/sites/default/files/news/183828/preview-894224383.jpg