Балтачта ГТО нормаларын тапшыру өчен яңа мәйданчык ачылды

27 Июнь, 2020 - 12:00

Бүген, 27 июнь  көнне, Русия яшьләре көнендә,  Иске Балтачның «Яшьлек» физкультура-сәламәтләндерү комплексы территориясендә ГТО нормаларын тапшыру өчен яңа мәйданчык  сафка кертелде.

Яңа мәйданчыык  «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында  сафка кертелде. Бу проект “Демография” милли проектына кертелгән.

Әлеге илкүләм проект Россия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 май көнендәге  Указы белән билгеләнгән стратегик үсешнең 12 юнәлешенең берсе булып тора. Бу урамдагы  егередән артык спорт  төре белән шөгыльләнеү мөмкинлекләре белән җиһазландырыып  көч тренажерлары булдырылган мәйданчык.   Аларда теләге булган һәркем шөгыльләнә ала.

Иске Балтач авылының «Яшьлек» физкультура-сәламәтләндерү комплексы ГТО тест үзәге булып тора. 2019 ел нәтиҗәләре буенча ГТО нормаларын тапшыру буенча республика рейтингында район икенче призлы урынга лаек булды. Безнең район гер спорты, кул көрәше, йөзү, хоккей буенча республикада лидерлар өчлегенә керә.

Чара барышында   спортчыларга  республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары, ГТО комплексының алтын аерымлык билгеләре, муниципаль район хакимиятенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Инстаграм