Илшат Фәзрахманов: «Улларыбыз көчле, имин илдә үссен өчен тавыш бирдем, анда хезмәт кешесенә хөрмәт гарантияләнә»

Бүген, иртәнге сигездән Уфа районының «Тактык» авылы сайлау участогы авыл халкы өчен ишекләрен ачты. Гражданлык бурычын үтәргә ашыгучылар арасында РФ Конституциясенә төзәтмәләр кабул итү мәсьәләсе буенча БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов та бар иде. Ул сайлау участогына кече уллары белән иртә таңнан килеп, шунда ук шәһәргә ашыга, шимбә көненә карамастан, аграр ведомство башлыгының эш графигы тыгыз.

"Улларыбыз көчле, имин илдә үссен өчен тавыш бирдем, анда хезмәт кешесенә хөрмәт гарантияләнә, - диде ул тавыш биргәннән соң. - Без соңгы елларда ил һәм республика авыл хуҗалыгының ни дәрәҗәдә ныгуын күрәбез. Авыл халкы дәүләтебезнең азык-төлек куркынычсызлыгын тулысынча тәэмин итте. Моннан тыш, без экспортны башка илләргә дә киңәйтәбез, шул рәвешле җитештерү дәрәҗәсе дә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең иминлеге дә арта. РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү мәсьәләсе буенча киләчәккә зур өмет белән бик теләп тавыш бирдем».