Балтач районы башлыгы районыбызның яшь буын вшкилләрен бәйрәм белән котлады

Балтач районы бшлыгы Илгиз Субушев  районыбызның  яшь буын вәкилләренә Русия яшьләре көне уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.

Районыбызның х рмәтле яшь буын вәкилләре:, егетләр һәм кызлар!

Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм - Русия яшьләре көне белән котлыйм!

Бу-Балтач районы, республика һәм Русиянең иртәгәсе көне белән бәйле кешеләр бәйрәме. Яшьлекнең үзенчәлекләре бик күп-матурлык, көч, энергия, җиңүгә омтылыш. Бу сыйфатлар бигрәк тә,тормыш юлы башында,   алдыңда меңнәрчә юл ачылган чорда кирәк. Әмма  дөрес юл сайлау гына кешене кеше итә..

Яшьләр-безнең районның зур иҗади потенциалы,   хезмәт, интеллектуаль һәм иҗади ресурсы. Балтач районы тормышында актив катнашучы, укуда, фәнни һәм иҗади эшчәнлектә югары нәтиҗәләр күрсәткән, бизнес белән уңышлы шөгыльләнгән, иң абруйлы ярышларда, фестивальләрдә һәм конкурсларда җиңү яулаган талантлы яшьләр белән без тулы хокук белән горурланабыз.

Алдагы тормышыгызда уңышларга  өлкән буын үрнәге, ааларның тәҗрибәсе һәм зирәклеге дә  ярдәм итсен. Нәкъ менә сезгә кешеләр һәм ил иминлеге өчен игелекле эшләр эстафетасын дәвам итәргә кирәк.

Барыгызга да  сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм оптимизм телим!