Тавыш бирүдә актив катнаш!

Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне Владимир Путин 2020нче елның гыйнвар аенда  еллык юлламасы вакытында тәкъдим итте. Ул үзгәрешләр бөтен халык тавыш бирүе аша расланырга тиеш дип белдерде. Тавыш бирү чарасы 22 апрельгә билгеләнде, әмма коронавирус пандемиясе аркасында билгесез вакытка кадәр кичектерелде.

25 июньнән районда барлык участок сайлау комиссияләре эшли башлады. Коронавирус инфекциясенә бәйле  бу тавыш бирүдә башка елдагылардан аерылып тора. Гражданнар 1нче июльгә кадәр атна буена Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү мөмкинлегенә ия.

Тавыш бирүнең  беренче көнендә районның Иске Балтач башлангыч мәктәбендә урнашкан 1160нчы санлы „Яшьләр” участок сайлау комиссиясенә 91 кеше  килеп тавыш бирергә өлгерде дә инде.  Участок сайлау комиссиясе рәисе Рәзилә Әминева сүзләренә караганда,  участокта барлык хәвефсезлек чаралары да күрелгән. Һәрбер сайлауга килүченең тән температурасы тикшерелә, аларга бер тапкыр кулланыла торган перчатка, маска, ручка бирелә. Сайлау участогы  барлык дезинфекция чаралары белән тәэмин ителгән.  Сайлаучылар  бер  ишектән кереп, тавыш биргәннән соң икенче ишектән чыгып китәләр.

Әлеге участокта  582  тавыш бирүче теркәлгән. Шулай ук өйдә тавыш бирү мөмкинлеге дә тудырылган, кичә сайлау участогы әгúзалары 65 яшьтән өлкән hәм авыру 35 кешеләрнең өйләренә барып, тавыш бирү мөмкинлеге бирелде. Өйләрендә сайлаучы hәр кеше өчен әзерләнгән сейф пакетта  ручка, перчатка, битлек, бер тапкыр кулланыла торган салфетка салынган.

Участок сайлау комиссиясе  әгъзалары Ирина Хәмәдуллина, Регина Өметдинова, Фәнилә Хәсәнова, секретарь Әлфидә Муллагалиева сайлаучылар өчен барлык шартлар  булдырып, килеп чыккан сорауларга тулы  җавап бирә.

Тавыш бирү нәтиҗәләрен санау 1 июльдә сайлау участоклары ябылгач башланачак.  Көн дәвамында участокта дезинфекция сыекчалары белән тартмаларны, кабинкаларны, эшкәртү каралган. Һәр тавыш мөhим: актив катнашыгыз!

Автор фотолары