„БАЛАЛАР ӨЧЕН ЫШАНЫЧ ТЕЛЕФОНЫ”

23 Июнь, 2020 - 12:00

„Балалар өчен ышаныч телефоны” эшли. 8-800-200-0122 телефон номеры бөтенрусиядә билгеле. Шулай ук республикада тәүлек әйләнәсенә  „Балалар өчен ышаныч телефоны”(8-800-700-0183) эшли.

26 июнь көнне 9.00 —12.30 сәгатьләрдә ћәм 14.00—17.00 сәгатьләрдә  балалар, үсмерләр, ата-аналар өчен районда „Ышаныч телефоны” эшлиячәк. 2-31-93 телефон номеры буенча  шалтыратырга мөмкин. Сорауларга Балтач районындагы Төньяк районара "Гаилә" үзәге  психологы Саяпова Алина Фиданис кызы җавап бирәчәк.