Дүртөйле районында давыл котырган

31 Май, 2020 - 12:01

Бүген, 31 май көнне,  Дүртөйле районы Күккуян авылына давыл зыян китергән.

Дүртөйле районы авыллары давылдан зыян күрүе турында социаль челтәрләрдә уртаклашалар.

Әлегә рәсми мәгълүмтлар юк Күккуян авылында бер йортның түбән очыруы турында  Инстаграмда 21:30 сәгатьтә бәян иттеләр.  Фоторәсемнән күренүенчә, җил түбәне тулысынча алып очырган, хәтта йортның фронтонын да җимергән.

Мөгаен, район җирлегеннән өермәле җил узгандыр.

“Дүртөйле районында мондый өйләр күп”,--дип язалар  темага карата шәрехләү калдыручылар.