Беренче санлы Иске Балтач урта мәктәбенең тугызынчы б сыйныф укучылары кулларына аттестат алды

Беренче сыйныф җитәкчеләре Ильвира Бикбовага укучылар да, аларның ата-аналары да бик рәхмәтле.

Тугызынчы сыйныфтан чыгарган сыйныф җитәкчеләре Роза Тимергалиева да 9нчы б ләрнең бердәм, тату, максатчан укучылар булуын горурлык белән билгели. Ә мондый сыйфатлар, нәкъ башлангыч сыйныфларда белем алган елларда формалаша, ди белгечләр.

Мәктәп елларында төрле түгәрәкләргә йөргән, сәләтләрен үстергән 23 егет һәм кыз, бүгенге катлаулы эпидемиологик режим шартларында бергә җыелу оештырмады, укытучылары Оксана Акубикова төшергән әлеге фото да архивтан алынган, анда 9нчы б ларның 2019 елның 1нче сентябрендәге мизгеле туктатылган.

—Балаларыбызны төпле белем белән клоралландырган, тәрбияләгән, тормышка әзерләгән барлык укытучыларга, мәктәп җитәкчелегенә, түгәрәкләр җитәкчеләренә ата-аналар исеменнән рәхмәт белдерәм. Балаларыбыз артабан да тырыш, бердәм, ярдәмчел, максатка омтылучан булырлар һәм тормыш юлында һәммәме үз урынын табар дип ышанам,  — ди Иске Балтач авылыннан Светлана Садриева.