Балтач һәвәскәре " Онотолор тимә..." II төбәкара конкурсында "Тамашачылар симпатиясе призын яулады

Балтач районы һәвәскәре Гузәлия Әхмәтҗанова Хания Фәрхи истәлегенә багышланган башкорт һәм татар җырын башкаручыларның  " Онотолор тимә..."  II төбәкара конкурсында   "Тамашачылар симпатиясе призы"н яулады.

Хәния Фәрхи истәлегенә оештырылган җырчылар   конкурсы  җиңүчесен онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләделәр. Бәйгедә Русиянең төрле төбәкләреннән җитмешкә якын конкурсант катнашты.

Тавыш бирү 2020 елның 29 майның  23:59 сәгатенә кадәр  дәвам итте. Нәтиҗәдә, иң күп “лайк”ларны  Балтач район мәдәният сарае хезмәткәре Гузәлия Әхмәтҗанова җыйды. 1300 дән артык тавыш җыеп ул алга чыкты  һәм " Онотолор тимә..."   II төбәкара конкурсында   "Тамашачылар симпатиясе призы"на лаек булды.

" Онотолор тимә..."II төбәка   конкурсында безнең районнан район шулай ук  мәдәният сарае хезмәткәрләре    Әлфинә Нуркаева һәм Гөлназ Шәрифуллина катнаштылар.

Райндашларыбыз  Гүзәлия Әхмәтҗанованы төбәкара конкурсында җиңүе белән ихлас тәбрик итәбез, сәнгать юлында тагын  да уңышлар телибез.