Усман авылы халкы мәңгелек йортны тәртиптә тота

Нөркә авыл биләмәсенә караган Усман авылы халкы мәрхүмнәр җирләнгән зиратны һәрвакыт тәртиптә тота. Ел саен җыелышып зират тирәсендә һәм эчендә үскән үләнне чабуны оештыралар.

 —Һәркем үзенең бензин чапкычы белән коралланып килә өмәгә. Былтыр 45 кеше җыелган иде. Һәр елны майның соңгы көннәрендә оештыралар бу эшне. Авыл халкы гына түгел, шәһәрләрдә яшәгән аылдашлар да кайталар. Зур рәхмәтемне белдерәм барысына да. Эшләре үзләренә савап булып барсын, таза, исән-сау булсыннар, — ди авыл биләмәсе башлыгы Флидә Гыйндуллина.

Флидә Кавый кызы белдерүенчә, бу чараның оештыручсы авыл хәзрәте Разиф Ханов икән.

Афарин, усманлылар!

Флидә Гыйнуллина фотолары