Сәйтәк авыл биләмәсенә караган авылларда яшәүче мохтаҗ гражданнарга бушлай икмәк таратыла

Коронавирус таралуны чикләүгә бәйле кертелгән махсус режим шартларында тормышта төрле катлаулы хәлдә калган кешеләр бар.

Күп балалы, өлкән яшьтәге кешеләргә Иске Балтач авылының “Көньяк” микрорайонында урнашкан пекарня хуҗасы, шәхси эшкуар Илгизә Солтангалиева тәүдә — 20, шушы көннәрдә 30 буханка яңа пешкән икмәк булкасы таратуны оештырды.

—Әле Иске Ямурза, Сәйтәк авылларында яшәүчеләр арасындагы мохтаҗ кешеләр икмәкне рәхмәт сүзләре белән кабул итте. Авыр хәлдә калган көннәрендә халыкны үзе исәбенә бушлай икмәк белән тәэмин иткән эшкуарның һәр эшендә уңышлар гына юлдаш булсын. Мондый категориягә кергән кешеләр биләмәнең башка авылларында яшәүчеләр арасында да бар. Шәхси эшкуар хәйрия эшен артабан да дәвам итәргә әзер. Чиратта Чурапан, Иске һәм Яңа Дүртекәй авылларында гомер итүче мохтаҗлык кичергән гаиләләр, — дип төбәктәге хәл-торыш белән таныштырды безне авыл биләмәсе башлыгы Эльза Фаюршина.

Эльза Фаюршина фотолары