Сәйтәк авыл биләмәсе җирлегендә “Чисталык көне” үтте

Бүген, 29 май көнне, Сәйтәк авыл биләмәсе аппараты эшчәннәре җомга көн өмәсенә чыкты.

Биш хезмәткәр эш кораллары белән коралланып, Русия белән Башкортстан бердәмлегенең 450 еллыгы уңаеннан булдырылган бакча тирәсендә үскән үләннәрне чапты, әйләнәгә кәртәләрне буяды.

—Бездә мондый өмәләр һәр атнада оештырыла. Һәр өмәдә бер объект тирәсе чистартыла, тәртипкә китерелә. Бүгенге чарада биш кеше катнашты. Эпидемиоологик хәлне исәпкә алып, барлык саклану чаралары үтәлде, эшчәннәр арасында тиешле дистанция исәпкә алынды, — ди авыл биләмәсе башлыгы Эльза Фаюршина.