Балтач районы игенчеләре чәчүлекләрне тәрбияләү эшләренә күмелде

 Балтач районы игенчеләре чәчүлекләрне тәрбияләү эшләренрә күмелде. “Правда” җәмгыятендә химик утау эшләрен кызу тоталар.

 

Район басулары яшел хәтфәгә күмелде. Әлегә кадәр һава шартлары игенчене сөендереп килде.  Җил дә уңай яктан исә,  яңгыры да вакытында ява дип әйтерлек. Ә иң мөһиме, көннәр җылы тора. Чәчү вакытында һава шартларының уңай килүе басуда эшне оптималь срокларда һәм яхшы сыйфатлы итеп башкаруга уңай йогынты ясады. Чәчүлекләр яхшы торышта.  Ләкин  кырларда игеннәр белән ярышып дигәндәй, чүп үләннәре дә үсәргә кузгалды.  Химик утау эшләренә тотыныр вакыт.

Чәчүлекләрне тәрбияләүне кайберәүләр  җәйге мәшәкать дип исәпли.  Ә  иртә өлгергәннәр технологик бу операцияне яз көннәрендә үк башкара. Элек-электән игенче Сабан туена кадәр үк чәчүлекләрне тәрбияләү эшләрен төгәлләргә тырышкан.  Чөнки гореф-гадәт буенча, бәйрәмнең икенче көненә яшел уракка төшкәннәр.

Коронавирус пандемиясе быел Сабантуй бәйрәмен уздыру мөмкинлеген чикләде. Ләкин игенче үз бурычларына һәм гореф-гадәтләргә тугры кала.  Район хуҗалыкларында  химик утау эшләренә тотындылар. Бүген “Правда”, “Луч”, “Богдан” җәмгыятьләрендә чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре тулы куәтенә бара.

“Правда” җәмгыятендә бу эшне төгәлләп киләләр.   Инде күп еллар ноу-тилл технологиясе буенча эшләгән хуҗалык басулары чүп үләннәреннән әллни зыян күрми дә.  Ләкин тәрбияләнмәгән басуны  чүп үләннәре хәзер басып китәчәген  игенчеләр яхшы аңлый. Химик утау үткәрүне беркайчан да артык мәшәкать дип санамыйлар.  Техник куәт ягыннан проблема юк. Химик утауны Германиядә җитештерелгән “Лемкен-Примус 35” агрегаты ярдәмендә башкаралар. Сиптергеч инде алтынчы сезон сынатмый игенчеләргә хезмә итә.  Агрегат бер үтүдә 24 метр киңлектә чәчүлекләргә махсус сыекча сиптерә. Чәчүлекләрне Арбалет товар билгесендәге  гербицид белән эшкәртәләр.   Химик утау эшләренә бары ике кеше җәлеп ителгән.  Механизатор Радик Вәлиев сиптергечне хезмәтләндерсә, водитель  Илдар Вәлиев агргеатны су белән тәэмин итә. Эремәне, инструкция буенча, бергәләп әзерлиләр. Агрегатны заправкалау ун-унбиш минут вакыт ала.

—Көненә  йөз илле-ике йөз гектарда эш башкарабыз.  Һава шартлары әлеге кебек уңай торып, бер-ике көннән  химик утауны төгәлләсәк, тыныч күңел белән яшел уракка тотыначакбыз,—ди  механизатор  Радик Вәлиев, хезмәт дәрте ташып торуын белдереп.