Балтач районы эретеп ябыштыручылары һөнәри бәйрәмнәрен билгели

 Балтач районы  оешма-предприятиеләрендә хезмәт куйган эретеп ябыштыручылар, бүген 29 май көнне,  һөнәри бәйрәмнәрен билгели

 

Эретеп ябыштыручы хезмәт базарында һәрвакыт ихтыяҗ  булган һөнәр, дип әйтү арттыру булмас.  Оста эретеп ябыштыручылар  кайсы тармакта да алтын бәрабәренә. Төзелеш, торбаүткәргечләр салу эшләре барган урыннарда, бигрәк тә.

Календарьда күп тармак һөнәр ияләренең һөнәри бәйрәме бар.    Эретеп ябыштыручылар да бәрәмсез халык түгел. Һәр елны  майның соңгы җомгасында  бу һөнәр ияләре  тантана итә.

Соңгы елларда кибетләрдә портатив эретеп ябыштыру аппаратлары сатыла.   Күпчелек ир-атлар, шундай аппаратны сатып алып,  ихатада вак-төяк эретеп ябыштыру эшләрен  үзләре башкара. Әмма һөнәр остасы булу өчен махсус курслар үтеп, белгечлеккә ия булу кирәк.  Безнең районда   Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы “кадрлар тимерлеге” ролен үти. Биредә эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерүчеләр дә бар.  Егетләр теоретик һәм практик белемне укытучы Мәгъдән Каләмов  җитәкчелегендә алалар. 23 студент көндезге бүлектә укый. Ә тугызынчы сыйныфтан соң укуын дәвам иткән 35 студент бу һөнәр нечкәлекләрен тракторчы-машинист белгечлеге белән бергә үзләштерә.

—Егетләрнең эретеп ябыштыручы һөнәренә карата кызыксынучанлыгы зур. Чөнки хезмәт базарында бу һөнәр ияләренә эш табуы җиңелрәк икәнлеген, шулай ук эретеп ябыштыру серләрен белү  шәхси хуҗалыкта да комачауламаганлыгын алар яхшый аңлый, —  ди Мәгъдән Каләмов,  уку йорты хезмәт базар өчен иң кирәкле белгечләр әзерләү өлкәсендә уңышлы эшләвен билгеләп.

Әлеге вакытта бер төркем студентлар  авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә практик күнегүләр үтә. Июнь аеның бер көнендә алар кулларына диплом алачак.

Бүген  районыбызда техника белән бәйле  оешма-предприятиеләренең барысында да эретеп ябыштыручы штаты бар. Балтач җирлегеннән чыккан бихисап ир-егетләр илебезнең төрле төбәкләрендә шушы һөнәр буенча эшли. Вахта ысулы белән хезмәт куйганнары да бихисап.  Күп еллар эшләп, һөнәр остасы булып үсешкәннәре  турында да мәгүлүм. Ә  аларның күпчелеге һөнәр нечкәлекләрен кайчандыр    Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы  кабинетлары һәм остаханәсе шартларында үзләштергән.

Бүген эретеп ябыштыручыларны  һөнәри бәйрәмнәре белән котларга онытмагыз.