Миякә районында тугыз яшьлек малай коега егылып төшкән

Миякә районында коега төшү аркасында тугыз яшьлек бала травма алган һәм әлеге вакытта тикшерү эшләре бара.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 28 майда малай Кыргыз-Миякә авылы юлында урнашкан чокырга егылган. Биредә суүткәргеч коесын урнаштыру эшләре алып барылган була. Бала җәрәхәт алган һәм хастаханәгә озатылган. Хәзер аңа медицина ярдәме күрсәтелә.

Тикшерүчеләр һәлакәт шаһитларыннан сорашу үткәрә. Төзелеш эшләрен башкарганда куркынычсызлыкны саклау өчен җаваплы кешеләргә хокукый бәя биреләчәк.

 Чыганак: АиФ Уфа