Самара өлкәсендә унбер йорт көл-күмергә әйләнгән...

Шушы көннәрдә Самара өлкәсендәге авылда иртәнге сигезенче яртыларда башланган янгын бер урамдагы берничә йортны юк иткән.

Чыганакта әйтелгән фаразлар буенча, ут таушалган электр үткәргечләреннән чыккан булуы ихтимал. Шулай итеп унбер йорт янып бетә. Кызганычка каршы, йортлар бик якын урнашкан, җил бик көчле булган. Шуңа күрә ут йорттан йортка бик җиңел генә күчә барган. Янгын урынына коткаручылар килеп җиткәндә инде унбер йортка да ут капкан була. Алар утны сүндерә, тик агач йортларның күбесен саклап кала алмый. Янгында һәлак булган кешеләр юк. Йөзгә якын кеше йорт-курасыз калган, аларны вакытлы пунктларга урнаштырып торганнар.

Фото: 63.mchs.gov.ru