Балтач районы яшүсмерләрен "Стоп Коронавирус" рәсем конкурсында катнашырга чакыралар

Иске Балтач авылындагы "Романтик" яшүсмерләр клубы "Стоп Коронавирус" рәсем конкурсы игълан итә.

Чарада катнашу шартлары бик гади, әмма вакыт чикле. Сезгә 27 майга кадәр рәсем ясарга һәм #стопкоронавирус #клуб_Романтик хештегы астында төркемгә җибәрергә кирәк, ди бәйгене оештыручылар.

Фамилия, исемегез, әтиегезнең исемен язарга онытмагыз.

Барлык катнашучыларны призлар көтә!

Уңышлар сезгә! Сездән үзенчәлекле эшләр көтәләр! Актив булыгыз!

Фото: https://go.mail.ru/