Кемгә  кемгә,  ә Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең  3нче сыйныфын  тәмамлаучы Назгөл Кашановага җәйге каникулга китү бик күңелле. Көндәлегендә гел “бишле”ләр, ә яраткан шөгыле зур уңышлар китерә. Күңелендә илhам тулы Назгөл кечкенәдән рәсем төшерергә  ярата. Әсәрләр буенча иллюстрацияләр эшләү, табигать мизгеләрен сынландыру – яраткан шөгыльләренең берсе.  Шушы юнәлештә яулаган уңышлары да бихисап, район күләмендәге конурсларда  катнашып призлы урыннар алганы  да бар сәләтле кызның.

Аның зур теләк hәм зәвык белән башкарган чираттагы иҗади  хезмәте дә лаеклы бәhаланды.

Назгөл Татарстанның 100 еллыгына багышланган Бөтенрусия иҗади конкурсының  “Татарстан пейзажы” номинанациясендә призер булып, Диплом белән бүләкләнде. Бихисап матур-матур иҗади эшләр арасында мәртәбәле бәя алу  яшь  рәссам өчен олы куаныч, мәктәпкә дан!

Әлбәттә,  уңышлар куандыра, яңа җиңүләргә рухландыра...  Ният иткән-морадына ирешкән, диләр бит.  Ак хыяллар  белән яшәгән үсмер кызны алда әллә күпме бәйгеләр, уңышлар көтеп торадыр әле.

Гөлназ ШӘИХОВА.