Күбәләк бакчага кунса, зыян китерә икән

Хуҗалыгы эшчәннәре, бакчачылар чәчү эшен тәмамлап та өлгерми, чәчүлекләргә, бакчаларга зыян китергән бөҗәкләр һәм корткычлар активлаша.

Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалының консультация үзәгенә төбәкнең төрле районнарыннан сорау белән шылтыратучылар саны артты.

Барысы да алмагач агачларында үрчи башлаган бөҗәкләрнең исемен аныклауны һәм аларга каршы көрәшү чаралары турында сораша. Үсемлекләрне саклау бүлеге аграномнары билгеләвенчә, бу бөҗәкләр (личинкалар) нимфалид гаиләсенә караган күбәләкләрнеке булып чыкты. Аларның алда нинди күбәләккә әйләнүен әйтүе әлегә мөмкин түгел. Әммә алмагачларның яфрагына, чәчкәләренә шушы бер-ике атнада зур зыян китереп өлгерүләре ачыктан-ачык. Шуңа зыян күргән бакчачыларга алмагачларын тиз арада дарулар белән эшкәртергә киңәш итәбез.

Шлай ук үсемлекләрне саклау бүлеге хезмәткәрләре республика буенча үткәргән күзәтү сөземтәләре буенча ефәк күбәләгенең личинкалары чыгуын да билгели. Бу личинкалар бакчаларда һәм паркларда үскән алмагач, слива агачларына, урманнарда исә имән, каен, тал һәм башка агачларына зыян китерә.

Бу күбәләк аксыл сары, аксыл-көрән төстә. Аналары төнлә бер еллык яшь ботакларны бөрә-бөрә йомырка сала. Һава температурасы 11 градустан артып, агач яфраклары чак кына зураю белән личникалар йомыркадан чыга. Гадәттә, алар төнлә тукланалар. Май азагында курчакка әйләнәләр. Әгәр, бакчагызга мондый бөҗәк кунакласа, инсектицидлар белән эшкәртегез. Йомыркалар салынган ботакларны кисеп, яндырыгыз.

Лилия НУРЕТДИНОВА, Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгече