Җомга иртәсе мөбарәк булсын!

Изге җомга иртәсе хәерле булсын ! Хыяллар тормышка ашсын, изге уй-ниятләрдән башлансын һәр иртә, дуслар! Куаныч белән каршы алыйк һәр иртә, һәр көнне. Саулык, гаилә иминлеге, бәхетле гомер кичерергә насыйп булсын һәммәбезгә дә!

(Иске Балтач авылындагы “Үзәк” мәчет. Газим Талипов фотосы. “Балтач мәчетләре” сериясеннән).

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә:

“Тәхкыйк, хак мөэминнәр газаптан котылып, мәңгелек сәгадәткә ирештеләр. Алар намазларын хошугъ белән укыйлар, Аллаһыдан куркып, кечерәяләр”.

«Әл-Мөэминүн / Мөэминнәр», 23:1-2

Аллаһы Тәгалә мөэминнәрнең бәхет-сәгадәткә ирешүләре турында әйтте һәм аның юлларын күрсәтте. Ягъни намазларыбызны курку вә басынкы халәттә, буйсынып үтәү шулай ук намаз кабул булуның бер шарты булып тора икән. Хошугъ белән уку – үзеңне Аллаһы Тәгалә каршында басып торган кебек хис итү ул.

“Дин вә мәгыйшәт” гәзите сайтыннан