Төзекләнә, матурлана Балтач

Башкортстанда Торак пунктларның эстетикасы елы дип игълан ителгән 2020 елда Балтач районында әйләнә-тирәне төзенкләндерәү, матурлау буенча күп эшләр эшләнә.

“Эстетика" сүзе  бүгенге көн әһәмиятендә матурлык дигәнне аңлата. Ә матурлык, ул инде тәртип, чисталык һәм игелекле эшләр. Авылларыбызның йөзе турында да шул ук сүзләрне әйтергә була — чиста, төзек урамнар, мәйданнар буйлап узу  — нинди сөенеч. Мондый гүзәллекнең барысы да берлектәге хезмәт, туган якка мәхәббәт белән ирешелә. Бу уңайдан соңгы елларда, бигрәк тә, быел, туган Балтачыбызда күп эшләнә.

Әйткәнемчә, 2020 ел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  Указы белән республикада Торак пунктларның эстетикасы елы дип игълан ителде. Ул “Газоннар, тротуарлар, яктырту, коймаларны яңарту”га юнәлтелгән һәм “Башкортстан ихаталары”н төзекләндерү программасының логик дәвамы булачак.

Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, 2020 елга кадәр тематика халыкның реаль мәнфәгатьләреннән чыгып сайланган.

— Әйләнә - тирә мохит бик мөһим — шәһәрләрдә, авылларда төзекләндерү, уңайлы мохит, — дип хәбәр иткән иде Радий Хәбиров оператив киңәшмәләрнең берсендә.

Районда иртә яздан учреждение, предприятие, оешма эшчәннәре коронавирус таралудан саклану чараларын үтәп яшелләндерү өмәләрендә катнашты. Иске Балтач авылының Совет урамында “Дуслык аллеясе”н тергезү  дәвам итә. Район үзәгендәге учреждениеләр тирәсендә күзләрнең явын алырлык шау чәчәктә утырган гөлләрдән клумбалар булдырылды, бу эш дәвам итә.

Районда яшәгән халыкка уңайлыклар булдыру юнәлешендә планлы эш алып барыла. Бу урында Иске Балтач авылының Комсомол урамына торотуар эшләнәчәген билгеләп үтү дә җитә.

Матурлык, чисталык, төзеклек үзебез өчен кирәк. Күмәк тырышлык салып булдырылганны бергәләп саклыйк, йорт терлекләрен иреккә чыгарып матурлыкны таптап юк итүенә юл куймыйк!

Газим ТАЛИПОВ фотосы