Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы ярдәмендә Башкортстанның 200 дән артык гаиләсе торак шартларын яхшыртачак

Башкортстаннан 200 дән артык гаилә торак шартларын яхшырта алачак. Бу авыл хуҗалыгы министрлыгының «БР Авыл территориялерен комплекслы үстерү» программасы ярдәмендә тормышка ашты. Проект кысаларында аларга 371 млн. сумлык сертификатлар бирелде.

Профильле ведомствода аңлатуларынча, һәр гаиләгә төрле сумма бүлеп бирелә: барысы да аның составына бәйле. Сумма 700 меңнән 2 млн сумга кадәр тирбәлергә мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, программа ел башыннан бирле эшли.

БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечлере аңлатып узганча, бу дәүләт программалары «2020 елга кадәр Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» подпрограммасы «Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын көйләү»дәүләт программасының "2020 елга кадәр Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" подпрограммасын алыштырган.

Республика аграр ведомствосы статистикасы мәгълүматларына караганда, авыл җирлегендә йортларның 40 проценты тулысынча төзекләндерелгән. Шулай итеп, үзәкләштерелгән канализация - 38,5% йортта гына, су белән тәэмин итү - 60%, газ белән тәэмин итү-85%. Авыл торак пунктларының инфраструктурасын үстерү инструментларының берсе - «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» яңа дәүләт программасы.

Әлеге программа республикада «Торак» милли проектын тормышка ашыруга актив ярдәм итә.

https://bash.news/news/123999-blagodarya-programme-minselkhoza-bolee-200-semey-bashkirii-uluchshat-svoi-zhilishchnye-usloviya