Әтиебез Минислам Хаҗиморатов турында истәлекләр күңелләрдә саклана

Туган җирләренә Бөек Җиңү яулап кайткан ветераннар турында истәлекләр мәңгелек. Бүген Минислам Хаҗиморатов турында җылы истәлекләрне барлыйк.

Минислам Нурислам улы Хаҗиморатов 1923 елда Балтач районының Чишмә авылында туа. Милләте буенча — татар. 1934 елда башлангыч мәктәпнең 3 сыйныфын тәмамлый. 1940нчы елга кадәр колхозда эшли. Шул ук елның икенче яртысында производствога эшкә юллана. Сугыш башлангач, аларны Пермь өлкәсенең Березники шәһәренә эвакуациялиләр. Анда ул 1941елның октябренә кадәр эшли. Аннары туган колхозына кайта. Биредә 1942 елның мартына кадәр эшли. 1942 елның 9 марты көнне Эшче – крестьяннарның Кызыл армиясе сафларына алына. 219нчы дивизиянең 710нчы полкында хезмәт итә.  Дивизия Башкорт АССРы территориясендә оеша. Беренче алышка Калач станциясеянында керә. Аннары Смоленск шәһәрен азат итүдә катнаша.

1943 елның 28 сентябрендә яралана һәм госпитальдә дәвалана. Аннары кабат фронтка җибәрелә. Гданьск шәһәрен алуда катнаша. Штурмлау вакытында кабат яралана.

1944 елда “Польшаны азат иткән өчен” медале белән бүләкләнә. Кече сержант Хаҗиморатов элемтә ротасы командиры була.

Сугыштан соң 1947 елның апреленә кадәр 33нче аерым батальонда хезмәт итә. Шунда гына демобилизацияләнә.

1947 елда өйләнә. Тормыш иптәше белән ике ул, ике кыз тәрбияләп үстерәләр.

Сугыштан соң 1957нче елга кадәр колхозда төрле эшләр башкара, тимерче була. Аннары водительгә укый һәм хаклы ялга туктаганчы колхозга кайткарылган беренче “Волга” автомобилендә колхоз рәисен йөртә.

Хаклы ялга чыккач та 1990нчы елга кадәр янгын сүндерүче, каравылчы була. 1993 елда вафат булды.

Әтиебез “Германияне җиңгән өчен”, “Польшаны азат иткән өчен”, “Батырлык өчен” медальләре, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Бөек Җиңүнең 20, 30, 40 еллык юбилей медальләре белән бүләкләнгән иде.

Асия Мостафина