Батыр якташыыз истәлеге мәңгелек

Җиңү алып килгән май иртәсеннән, шактый еллар узуга карамастан, дәһшәтле сугыш елларының ачы хәсрәте, ветераннарыбызның батырлыгы  халкыбыз күңелендә мәңге саклана, аның мәгънәсе тирәнрәк ачыла бара. Кызганыч, вакыт шул тарихи вакыйгалар шахитларын арабыздан алып китә. Без Ватаныбыз бәйсезлеген саклап калган һәм дөньяны фашизмнан азат иткән ата-бабаларыбызның каһарманлыгы белән горурланабыз.

Илебез тынчлыгы өчен гомерләрен кызганмый, дошман белән батырларча сугышкан Хөснулла Хөрмәт улы Әрмәншинның якты истәлеге райондашларыбыз хәтереннән мәңге җуелмас. Ул 1922нче елның ямьле җәй көннәренең берсендә 22нче июльдә Балтач районгы Көндәшле авылында татар гаиләсендә дөньяга килә. Кечкенәдән авырлыкларга бирешми, эш сөючән булып үсә. Авыл мәктәбендә 5нче сыйныфны тәмамлагач, колхозда урманчы булып хезмәт юлын башлап җибәрә.

1941нче елның 22нче июнендә, аяз көндә яшен суккандай, бар дөньяны тетрәтеп сугыш башлану турында шомлы хәбәр тарала. Хатыннарны — тол, балаларны ятим калдырып, ир-атлар дошман белән көрәшергә юлланалар. 1941нче елның 21нче ноябрендә Хөснулла Хөрмәт улы Чиләбе өлкәсенең Уфалей хәрби комиссариаты тарафыннан совет гаскәрләре сафына алына. 1942нче елның 2нче июнендә җиңелчә яраланып Тихорецк госпиталенә эләгә. Яраларыннан арынгач ул Петрозаводск янындагы сугышларда катнаша.  Бу хакта 1942нче елның 14нче августында “Кызыл армия” китабында язылган. Алга таба аның хәрби хезмәте Төньяк башкала (Ленинград) янында узды. Канкойгыч сугышларның берсендә Хөснулла Әрмәншин бик каты яраланган. Ул хәтта җир белән күмелеп,  югарыдан исә аның итекләре генә күренеп торган. Бу сугышта бик күп яугирләрнең гомерләре өзелгән. Каты бәреләштөн соң солдатлар мәетләрне күмәр өчен җыеп йөргәндә, җир астыннан чыгып торган итекләргә тап булалар. Хөснулланың аяклары каты яраланган була, аны коткатып, хәрби госпитальгә җибәрәләр. Күп кенә операцияләр кичергәннән соң, ул гомере буе аксак булып кала.

Хөснулла Әрмәншин Ленинград хәрби мәктәбендә радио белгече һөнәрен үзләштергәндә, аңа элемтәнең өлкән сержанты исеме бирелә. 10нчы октябрьдә аны дүртенче артиллерия ротасына тәгаенлиләр. Ленинград блокадасында катнашып, аңа фронтның алгы сызыгында немецлар белән күзгә-күз күрешеп сугышырга туры килгән. Газиз җир өчен аның хезмәттәшләре гомерләрен кызганмаган. “Сугыш вакытындагы без күргән авырлыклар башка әйләнеп кайтмасын, илләребез тыныч булсын”—дигән матур теләкләрен җиткерә иде сугыш ветераны, —дип искә ала аның балалары.

Хөснулла Әрмәншинның балалары әтиләре белән булган берничә гаҗәеп хәлләр турында сөйләде: Хөчнулла үз ротасының старшинасы була. Аңа ачыгыч рәвештә конвертны штабка итеп тапшыру бурычы куела. Штаб күлнең икенче ярында урнашкан. Бу вакыйга кыш азаганда, боз әле күл астында ятса да, эри башлаган вакытта була.Хөснулла ике иптәш солдаты белән бергә хәрби бурычны үтәргә юллана. Конвертны алып күлгә барып җитәләр алар. Хөснулла, аңа конвертны ачарга ярамаса да, хатны ачып укый. Ә анда Совет гаскәрләренең хөҗүме турында боерык язылган иде. Ул солдатларны яр буеннан җибәрә, ә үзе юка боз өстеннән турыга китә. Бөтен күл аша үтеп чыктым дигәндә генә, ул боз астына төшеп китә. Бар тырышлыгын җыет, боз астыннан чыгарга үзендә көч таба, ниһвять штабка барып җитә. Хатны тапшыру белән, ул аңын югалтып җир өстенә егыла. Хөснулла берничә сәгатьтән соң гына аңына килә. Ул яр буеннан җибәргән ике солдатштабка килеп кенә җитәләр. Ә бу вакытта исә совет гаскәрләренең һөҗүме тулы көченә башланып китә. Шулай итеп, Хөснулла зур кыюлык белән күпме батырлык күрсәткән.

Бнрвакыт Хөснулла Хөрмәт улы Ленинградны саклау чигендә хезмәт иткәнлектән, аңа үз отряды белән сазлы урыннарда бик күп вакыт үткәрергә туры килгән. Алар үз лагерьләрен тирән сазлыкта урнаштырганнар. Бу лагерьгә итүче, солдатлар үзләре генә белгән бер генә сукмак булган. Бервакыт иртә таңнан Хөснулла үзенең хезмәттәшен алмаштырыр өчен постка килгәч, ул коточкыч күренешкә тап була: бу төндә сакта торучыларның барысы да үтерелгән, аларның тәнендә хач рәвешендә немец символикасы уелган. Кызганычка каршы, үзләре арасында төнлә немец солдатларын сукмак буйлап китерткән хыянәтьче булып чыккан. Ә Хөснулланың гомере могҗиза белән сакланып кала.

Хөснулла Әрмәшинның тагын бер сугыш еллары истәлегенә тукталып үтми булмый. Немец самолётлары һөҗүм итә. көчле алышта ул хезмәттәшләре белән берлектә немец бомбардировчигын юкка чыгара, Бәрелештән соң алар бу көн истәлеге булсын дип, дошман самолёты канатыннан портсигара, кружка һәм кашык ясыйлар.

Аның хәрби юлы нинди генә шәһәрләрне, илләрне тоташтырмый. Ленинград фронты, Карело-фин сазлыклары, Эстонияда Нарва, Таллин шәһәрләре, Курск, Латвия, Рига, Либотвада була ул.

Аның бөтен сугыш елларында аны озатып барган куен дәфтәре булганы билгеле. Ул анда хәрби язмаларны, сугыш вакытында аның белән булган вакыйгалар турында язган булган. Кызганычка каршы куен дәфтәре безнең көнгә кадәр килеп җитмәгән.

Хөснулланың ике энесе сугышта катнышып, илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшкәннәр. Хәнифәтулла Әрмәншин 1944нче елның 11нче мартында сугыш яраларыннан һәлак булган. Ул “туганнар” каберендә җирләнгән. Икенче энесе—Гарәфи Әрманшин сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Көндәшле авылы зиратында җирләнгән.

Сугыш тәмамланганнан соң Хөснулла Хөрмәт улы Литва Республикасына барып җитә һәм нәкъ шуннан газиз туган якларына әйләнеп кайта.

Сугыштан соң Хөснулла туган авылына кайтып, Вәсилә Солтан кызына өйләнеп матур гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы өч кыз, өч малай дөньяга авыз сала. Кызганычка каршы, матур гына яшәп ятканда тормыш иптәше Вәсилә 41 яшендә  авыр чирдән якты дөньяны калдырып китә.

Хөснулла Хөрмәт улы укытучы булып эшләгән Рәисә Ягафәр кызы белән яңадан дөнья корып җибәрәләр. 2 кызга гомер бүләк итә алар.

Берничә ел Хөснулла авыл мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли. Аннан соң ул авыл хуҗалыгы рәисенең урынбасары вазифасын башкара. Соңыннан аны сарыкчылык фермасы мөдире итеп тәгаенлиләр. Сугыш еллары яралары үзенекен итә, һәрвакыт аяк-куллары сызлый аның. Сәламәтлеге бик какшаган булса да, бер вакытта да тик утырырга яратмый, кулыннан килмәгән эше булмый аның.  Нинди генә эшкә тотынмасын, хезмәтеннән ямь табып, бар күнел җылысын биреп башкара ул.

Хөснулла Әрмәншин 1973нче елның 24нче сентябрендә вафат була. Аның тиңдәшсез батырлыгы барлык авылдашлары, балалары, оныклары күңелендә  чиксез горурлык хисе уята. Тыныч тормыш өчен батырларча көрәшкән яугирләрнең истәлеге мәңгелек.