Балтач төбәгендә июнь аенда нинди һава торышы көтәргә?

19 Май, 2020 - 18:00

 Балтач төбәгендә июнь аенда нинди һава торышы көтәргә?

Балтач төбәгендә июнь ае ничек булыр, мәгәр белгечләр күп төбәкләрдә һава температурасы һәм явым-төшем нормада булачагын фаразлый.

Русиянең Үзәк округның көньягында  июнь эссе булыр дип көтелә. Көндезге температура +22 .. +27 градуска кадәр, ә аерым көннәрдә +32 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

Урал округының көньягында да  Русиянең  үзәк төбәкләрендәге кебек үк    көндез 21-26 градус җылылык фаразлыйлар.

Антициклон тәэсирендә  булачак  төбәкләрдә  явым-төшем аз булачак.  Алдан фаразлауларга караганда, безнең төбәк тә шундыйлар исәбендә булырга тиеш.