Мөнәвәрә Фазылбәкованың истәлеген мәңгеләштерүгә сез дә үз өлешегезне кертә аласыз, балтачлылар

Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее елында, райондашыбыз, шәфкать туташы, кулына граната алып дошман танкы астына ташланган һәм 19 яшендә башкалар гомере хакына үзен корбан иткән Мөнәвәрә Фазылбәкова истәлегенә Иске Балтачта һәйкәл тергезеләчәк.

Мөнәвәрә Фазылбәкова 1923 елда БАССРның Балтач районы Иске Уразай авылында туа.

Бөек Ватан сугышына кадәр Балтач районының Шәвьяды фельдшер пункты мөдире булып эшли.

1942 елның 25 августында Ростов янында барган сугышта Мөнәвәрә Фазылбәкова яралыларның яраларын бәйли, аларны госпитальгә озатырга әзерли. Кинәт ул дошман танкы якынлашуын күрә һәм менә-менә яралы сугышчылар белән тулы землянка өстенә җитүен аңлый. Шәфкать туташы граната ала һәм танк астына ташлана. Батырлык шаһитлары танкны аларның блиндажына кадәр берничә метр гына арада калуы турында сөйли, аны 19 яшьлек кенә нәзберек кыз туктата. Шулай итеп дистәләрчә сугышчының гомере коткарыла, ә олы йөрәкле, кыю Мөнәвәрә башкалар гомере хакына үзен корбан итә.

Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее елында якташлары, балтачлылар, Мөнәвәрә Фазылбәкованың истәлеген мәңгеләштерү турында уртак фикергә килделәр. Бу уңайдан район үзәге Иске Балтачтагы “Сагышлы ана” мемориаль комплексы җирлегендә батыр кыз Мөнәвәрә Фазылбәковага һәйкәл куелачак. Ул фәкать халыктан җыелган иганә акчалары исәбенә тергезеләчәк.

Әлбәттә, батыр якташыбызның туганнары шактый өлешен (80 мең сум) җыйдылар инде. 100 мең сум күләмендә ярдәмне республиканың Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Шамил Шәрипов күрсәтте.

Һәйкәлнең смета бәясе 450 мең сум.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан быел үтәчәк бәйрәм тантаналарына кадәр һәйкәлне тергезү өчен ашыгыч рәвештә тиешле сумманы җыеп өлгерергә кирәк.

Хөрмәтле райондашлар!

Предприятие, учреждение, оешма эшчәннәре, шәхси эшкуарлар, крестьян-фермер хуҗалыкларында хезмәт салучылар, физик шәхесләр!

Унтугыз яшендә фронтта дистәләрчә яугирнең гомерен саклап калган каһарман якташыбыз Мөнәвәрә Фазылбәкованың истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән булдырылачак һәйкәл төзелешенә үз өлешегезне кертергә чакырабыз. Изге эшкә кушылыгыз.

Бу һәйкәлдә Балтач районыннан фронтка чакырылган, үз теләкләре белән дошманга каршы алышка күтәрелгән, яу кырларында батырларча башларын салган, Бөек Җиңү белән кайтып тыныч тормышта арабыздан киткән Балтач районы хатын-кызларының (йөзгә якын кешенең) исемнәре гранит ташка язылачак.

Шунысын да хәтергә төшереп үтик, Бөек Ватан сугышы башлангач, хатын-кызларны Сәйтәк авыл хастаханәсе базасында шәфкать туташы белгечлегенә укыталар. Беренчеләрдән булып фронтка Балтач районыннан Сусанна Поспелова, Анна Первышина, Евдокия Чугайкова, Наталья Захарова кебек кыю йөрәкле кызларның фронтка юллануы билгеле. Бу исемлекне тулыландыру эше әлеге вакытта дәвам итә.

Иганә эшенә үз өлешләрен кертергә теләүчеләр түбәндәге исәпкә акчаларын күчерә алалар:

                                     Статистическая карта

Организация:  Районный совет ветеранов войны и труда Балтачевского района

Юридический адрес:

452980, Республика Башкортостан, Балтачевский район, с.Старобалтачево

ул.Советская,52

ИНН 0208001606

КПП 020801001

ОГРН 1030200011368

Отделение №8598 Сбербанка России г.Уфа

р/сч 40703810906140000082

к/сч 30101810300000000601

БИК 048073601

Руководитель Сарвартдинов Гали Карамович

Телефон 89273229953