Башкортстан авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга гаризалар буенча Русиядә беренче урынга чыккан

«Росагролизинг» акцинерлар җәмгыяте программасы аша авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга гаризалар күләме буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында (Татарстанны һәм Көньяк регионнарны узып) беренче урынга чыккан.

Вице-премьер Илшат Фазрахманов Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, гаризалар кабул итү тәмамланган, әлегә 1,2 млрд.сумлык килешүләр төзелгән һәм хупланган. «Росагролизинг» аша техника сатып алуга гаризаларның гомуми суммасы 2,4 млрд.сум тәшкил итә.

«Росагролизинг»та «Башагромаш» акцинерлар җәмгыяте җитештерә торган туфрак эшкәртү техникасы аккредитация уза. «Чулпан» үзйөрешле чапкычы ташламалы лизинг программасы буенча аккредитацияләнгән инде», — дип билгеләп үткән республиканың авыл хуҗалыгы министры.

Лизинг программасы буенча авыл хуҗалыгы техникасын быел, лизинг предметына карамастан, беренчел кертемсез һәм аванссыз сатып алырга мөмкин булган. Төп бурыч буенча отсрочка бер ел гамәлдә булачак. Лизинг килешүен 8 елга кадәр, 3%ка кыйммәтләнү ставкасын «туңдыру» белән төзергә мөмкин. Шул ук вакытта техника җитештерүчеләрдән барлык ташламалар һәм акцияләр саклана.

Башинформ