Авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм гаилә фермалары 70 миллион сумга кадәр грантлар алачак

БР Авыл хуҗалыгы Министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алмаз Галимов, Гаилә фермалары өчен 30 млн. сумга кадәр грантлар Башкортстан авыл территориясендә теркәлгән һәм эш алып барган крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыкларына конкурс нигезендә бирелә, дип сөйләгән.

Ул билгеләп үткәнчә, грантлар шулай ук авыл хуҗалыгы эшкәртү кооперативларына һәм (яки) 12 айдан да ким булмаган авыл хуҗалыгы товарлары сату кооперативларына, шулай ук конкурс нигезендә биреләчәк. Матди-техник базаны үстерүгә сарыф ителергә тиеш грантның максималь күләме-70 миллион сум.

Республика аграр ведомствосында сайлап алу узган конкурста катнашучылар турыдан-туры әңгәмә узарга һәм төп икътисади күрсәткечләрне нигезләп, үз проектларын тәкъдим итәргә тиешләр, дип аңлатканнар.

Башкортстанда авыл хуҗалыгы кооперативларына һәм гаилә фермаларына ярдәм итү буенча грант программалары 2012 елдан башлап тормышка ашырыла. Сигез ел эчендә 310 гаилә фермасы – 1 млрд. сумнан артык, ә 19 гаилә 183 млн. сумга грантлар алган. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә мондый сизелерлек ярдәм төбәктә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» милли проектын гамәлгә ашыруга актив ярдәм итә.

Чыганак

Фото ачык чыганаклардан