2020 елда Урындагы башлангычларны яклау программасында Балтач районының барлык унбиш авыл биләмәсе дә конкурс шартларын уңышлы үтте

Агымдагы елда республикада Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашу өчен юлланган проектларны тормышка ашыруның конкурс сайлап алуы үтте.

Коронавирус таралуны чикләү йөзеннән кертелгән режим шартларында ул чара читтән торып үткәрелде.

Республикадагы 670 авыл биләмәсе арасында Балтач районының барлык унбиш авыл биләмәсеннән конкурс сайлап алуына юлланган проектлар да шартларны уңышлы үтте.

Бу уңайдан әлеге җаваплы эшне оештыруда башлап йөргәннәрне, аңа катнашы булганнарны котлыйбыз һәм бүгенге уңышлар авылларыбызны төзекләндерүдә киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә этәргеч бирсен дип телибез!