Тәтешле районы Хакимияте хезмәткәрләре арасында коронавирус белән авыручылар ачыкланган

Балтачка күрше Тәтешле районында, шул исәптән район Хакимиятендә дә, коронавирус белән авыручылар ачыкланган. Бу хакта 7 майда социаль челтәрләрдә муниципалитет башлыгы Рушан Гәрәев сөйләгән.

Аның сүзләренә караганда, хәзер район Хакимияте һәм җирле үзәк район хастаханәсенең административ корпусы карантинга күчерелгән.

Рушан Гәрәев хәзер авыруларны ачыклау буенча актив эш алып барылуын сөйләгән.

“Әлеге вакытта төп бурыч-инфекциянең алга таба таралуын туктату", - дип нәтиҗә ясаган ул.

АиФ