Фермерлар грантлар ярдәмендә матди-техник базаны яхшырта алачаклар

Башкортстанда авыл территориясендә теркәлгән һәм эш алып барган крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыкларына конкурс нигезендә гаилә фермалары булган өчен 30 млн. сумга кадәр грантлар бирелә.

Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2020 елда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының матди-техник базасын һәм гаилә фермасын үстерүгә грантлар бирү буенча конкурсларның тиздән башлануын игълан иткән.

Моннан тыш, грантлар 12 айдан да ким булмаган вакыт эшләгән авыл хуҗалыгы эшкәртү кооперативларына һәм (яки) авыл хуҗалыгы сату кооперативларына, шулай ук конкурс нигезендә биреләчәк. Грантның максималь күләме-70 млн.сум.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2020 елның 18 маеннан 20 маена кадәр кабул ителә. Республикада авыл хуҗалыгы кооперативларына һәм гаилә фермаларына ярдәм итү буенча грант программалары 2012 елдан бирле тормышка ашырыла. 8 ел эчендә 310 гаилә фермасы – 1 млрд. сумнан артык, ә 19 гаилә 183 млн. сумга грантлар алды.

Башинформ

Фото ачык чыганаклардан